22 февральдә Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге»ндә Халыкара туган тел көне кысаларында татар телендә этнодиктант булды. 2025 елда этнодиктант темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект Россия Халыклар йорты белән Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре комитеты тарафыннан РФ Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның Аз санлы төп халыклары ассоциациясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» Төмән өлкәсендә этнодиктант уза торган 7 мәйданчыкның берсе булды.
Свежие комментарии