Әлмәт махсус хәрби операциягә ярдәм итүен дәвам итә, 1232нче полкка 10 тонна гуманитар йөк җибәрде. Ярдәмнең бер өлеше шулай ук 430нчы полкка һәм «Тимер»гә тапшырылачак. Бу инде 41нче гуманитар ярдәм, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Әлмәт районы матбугат хезмәтендә.
Йөк составына ике УАЗ автомобиле, 23 февральгә шәһәр кешеләреннән бүләкләр, маскировка челтәрләре, медикаментлар, элемтә чаралары, квадрокоптерлар, дроннар һәм башка техник җайланмалар кергән.
«Битараф булмаучыларга, депутатлар корпусына һәм шәһәр предприятиеләренә безнең хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!» - диделәр муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр махсус операция зонасында аена ким дигәндә 210 мең сум ала. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте
Свежие комментарии