На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мобилизацияләнгән татарстанлыларның 7 меңнән артык баласы лагерьларда бушлай ял итәчәк

2025 елда сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән татарстанлыларның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта бүген Казанда брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган ел 6 меңнән артык бала түләүсез юлламалар белән тәэмин ителгән.

Быел 7,3 меңгә якын бала Татарстанның балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк», - дип аңлатты ул.

Быел балаларны савыктыру лагерьларында 5 мең бала өчен гражданлык-патриотик юнәлеш буенча 15 профильле смена үткәрелә. Сүз палаткалы лагерьлар, хәрби-патриотик җыеннар һәм башка форматлар турында бара.

 

Ссылка на первоисточник
наверх