Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе директорын «Ваемсызлык» маддәсе буенча гаепле дип таптылар.
Искәртик, тикшерү версиясе буенча, 2023 елның декабреннән мәгариф учреждениесенең 59 яшьлек җитәкчесенә түбәдән кар төшерү турында йөкләмә килгән. Әмма, тикшерүчеләр фикеренчә, ул тиешле эшне тәэмин итмәгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган елның 13 мартында мәктәп түбәсеннән 16 яшьлек кыз өстенә кар төшкән. Авыр җәрәхәтләр белән аны җирле үзәк район хастаханәсенә китерәләр.
Суд хатын-кызга штраф билгеләү карарын кабул итте.
Свежие комментарии