Бүгенге көндә Татарстанда иң күп кадрлар кытлыгы эшкәртү сәнәгатендә, транспорт һәм төзелеш предприятиеләрендә күзәтелә. Бу хакта бүген журналистларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Работа России. Время возможностей» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында хәбәр итте.
«Бүгенге көндә республикада эшкәртү сәнәгате тармакларында, транспорт предприятиеләрендә, төзелеш тармагында, хезмәт күрсәтү өлкәсендә кадрларга ихтыяҗ зур. Авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклауда, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һәм мәгарифтә кадрларга ихтыяҗ зур», - дип сөйләде ул.
Зарипова өстәп әйткәнчә, шул ук вакытта күчемсез милек һәм сәүдә белән бәйле тармакларда кадрларга ихтыяҗ кимү күзәтелә.
«Работа России. Время возможностей» ярминкәсе бүген Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә уза. Казанда чараның төп мәйданчыгы «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы булды, анда шәһәрнең 80 алдынгы предприятиесе һәм оешмасы 3 меңнән артык вакансия тәкъдим итте.
Свежие комментарии