На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Зур Казан боҗрасын Югары Ослан һәм Юдино аша тоташтырырга телиләр

Зур Казан боҗрасын Югары Ослан һәм Юдино территориясе аша тоташтырырга тәкъдим иттеләр. Моның өчен берничә яңа күпер төзергә кирәк булачак, дип хәбәр итәләр мэрия матбугат хезмәтендә.

«Шәһәрне үстерү институты» директоры Алексей Горбунов сүзләренчә, республика башкаласында яшәүче кешеләр саны арта, автопарк үсүен дәвам итә, һәм якындагы елларда юлларга йөкләнеш артачак.

Зур Казан боҗрасы инде бүгенге көндә дә тизйөрешле урау магистрале функциясен тулысынча үти алмый. Моны хәл итү чарасы буларак шәһәр эчендә М7 федераль трассасының дублерын булдыру тәкъдим ителде.

Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин бу идеяне хуплый. Ул ассызыклаганча, биредә яшәүчеләрнең рәсми саны 17 мең кеше булуга карамастан, чынлыкта районда 60 меңгә якын кеше яши. Ял көннәрендә халык агымы 150 мең кешегә кадәр арта. Аның фикеренчә, яңа транспорт элемтәсе уңайлылыкны арттырырга ярдәм итәчәк һәм территорияне үстерүгә этәргеч булачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх