На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Менделеевскида «Герой әнисе көне» акциясе башланды

Татарстанның Менделеевск районында Әниләр көне уңаеннан уллары туган илне яклап һәлак булган аналарга багышланган «Герой әнисе көне» акциясе башланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Менделеевск районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Район башлыгы Радмир Беляев кичә туган көне булган Клавдия Михайлованың хәлен белеп чыкты.

Бу көнне аның ире белән яши башлавына 38 ел тулган.

Клавдия Леонтиевна Иске Гришкино мәдәният йортында директор - сәнгать җитәкчесе булып эшли. Алар Геннадий Михайлов белән малай һәм кыз тәрбияләп үстергән. Уллары Артур махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

«Мин аны белә идем, ул ялга кайткач очраштык. Чын ир-ат, патриот, туган илен саклаучы. Героебызның истәлеге мәңге яшәр», - дигән ышаныч белдерде муниципалитет башлыгы.

Алдагы көннәрдә район хакимияте вәкилләре уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган барлык әниләрнең хәлен беләчәк. Муниципалитетта яшәүчеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакыралар.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары һәм видеосы.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх