На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Валентина Матвиенко Татарстанны Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады

РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко барлык чакырылышларның депутатларын, Аппарат хезмәткәрләрен һәм Татарстан халкын республика Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады. Бу хакта РФ Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юлланган котлауда Валентина Матвиенко өч дистә ел дәвамында Татарстанда төбәкнең үсешенә ярдәм итүче ныклы хокукый база булдырылды, дип билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, депутатларның җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада уңай үзгәрешләр булды, социаль-икътисади потенциал ныгыды, шулай ук бай тарихи-мәдәни мирас сакланып калды.

«Тупланган тәҗрибәгә һәм парламентаризмның иң яхшы традицияләренә таянып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары киләчәктә дә кече Туган ил һәм бөтен Ватан файдасына нәтиҗәле хезмәт итәчәк, дип ышанам», - дип йомгаклады Матвиенко.

Валентина Матвиенко алга таба уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.

Татарстан Дәүләт Советының беренче сессиясе 1995 елның 30 мартында уза. Юбилей уңаеннан 28 мартта парламентның якындагы утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында»гы мәсьәлә каралачак. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге темага доклад белән чыгыш ясаячак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх