На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Чулпан Яркәева «САФ» музыка проекты турында: Балаларны профессиональ яктан үстерә алдык

«САФ» балалар интернет-радиосының музыкаль мөхәррире, «САФ» музыка проекты җитәкчесе Чулпан Яркәева «САФ» музыка проектының нәтиҗәләре турында журналистлар белән очрашуда сөйләде. Ул әлеге проект нигезендә иҗади балаларны профессиональ яктан үстерү бурычы куелуын әйтте.

«САФ музыка» проекты бүгенге көндә ике сезонын тормышка ашырды.

Ул балалар һәм музыка темасына нигезләнгән. «САФ» балалар радиосының балалар фонотекасын тулыландыру максатыннан уйлап табылган проект иде ул. Проектның беренче сезонында Казанның музыка, сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар башкаруындагы музыкаль әсәрләр берничә юнәлештә кабул ителде. Татар композиторлары әсәрләре, татар фольклоры, балалар үзләре иҗат иткән татарча инструменталь һәм вокаль әсәрләр», - диде ул.

Аның әйтүенчә, бу әсәрләрнең саны йөздән арткан. «Радиодагы сәнгать советы аша узган әсәрләр тавыш яздыру студиясендә язылды һәм хисап концертына үтте. Проект кысаларында 63 академик музыка әсәре тавыш яздыру студиясендә яздырылды. Алар бүгенге көндә радиода яңгырый. Икенче сезонда музыкаль эксперимент дәвам итте. Беренче сезонда катнашучыларны барлап, тагын күп кенә сәләтле балаларны чакырдык. Катнашучылар саны илледән артык, бу — 7-18 яшькә кадәр балалар һәм аларның укытучылары», - диде Чулпан Яркәева.

«Бу юлы җиңел юнәлеш сайламадык. Бүгенге көндә үзенә күрә зур игътибарны җәлеп иткән, күп фикер, хәтта бәхәс уята торган музыкаль темага кагылдык: ул да булса – эстрада юнәлеше. Әлеге юнәлештә балалар эшләде. Проект өчен 15 музыкаль әсәр сайлап алынды. Җырларның сыйфаты, сыйфатлы башкарылуы, җанлы тавышка басым ясадык. Әмма, эшебез җыр жанры белән генә чикләнмәсен иде дигән теләк белән инструменталь жанрга да игътибарны бирергә булдык», - дип аңлатты «САФ» музыка проекты җитәкчесе

Эстрада, тере тавыш өлкәсендә Казанның иң көчле музыкантларының берсе – Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy music band төркеменә мөрәҗәгать иткәннәр. «Алар барлыгы 11 музыкант, безнең идеяне хуплап, көчләрен катнашучыларга биреп, балалар белән берничә ай дәвамында җиң сызганып иҗат итте. «САФ» музыка – балалар радиосы кысаларында үткәрелә торган балалар өчен музыкаль проект. Һәм мин аны бер аерым күренеш, аерым бер музыкаль галәм дип әйтер идем», - дип ачыклык кертте ул.

«Бу проект музыка белән кызыксынучы балаларга профессиональ яктан үсәргә, татар музыкасы фондын саклап калуга, киләчәк буынга мирас калдыруга, балалар башкаруында татар әсәрләрен югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүгә юнәлтелгән. Татар телен һәм музыкасын берләштергән проект ул. Татар музыка сәнгатен яшь буынга таныту, сыйфатлы музыканы ишетергә һәм тоярга өйрәтү, музыкаль зәвык тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз», - диде «САФ» радиосының музыкаль мөхәррире.

  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Алдынгылар хәрәкәте ярдәме белән радионың мөһим тармагы булган музыка юнәлеше нигезендә «САФ» музыка проектының икенче сезоны тормышка ашырылган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх