На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Эт тешләгән эзләр булган мәет табылгач тоткарланган ир-атны кулга алу вакытын озайттылар

Казанның Совет районы суды Самосыроводагы промбаза хуҗасы Иосиф Лифшицны тоткарлау вакытын озайтты. Анда узган ялларда эт тешләгән эзләр булган хатын-кыз мәетен тапканнар иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Ир-атны саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепләп чикләү чарасы билгеләү планлаштырылган булган.

Аны СИЗОга яки өй арестына җибәрәчәкләре 14 ноябрьдә билгеле булачак.

«Сак астында калдыру вакытын 48 сәгатькә кадәр озайтырга. Чикләү чарасы билгеләү турында ходатайствоны карауны 14 ноябрьгә кадәр кичектерергә», – диде судья.

Узган ялларда Самосыроводагы җитештерү базасы янында хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылганнан соң хокук саклау органнарының бу базаны тикшерә башлады. База территориясендә 15 эт яшәгән.

Иосиф Лифшиц сүзләренчә, бу фаҗигагә аның этләренең катнашы юк. Аның сүзләренчә, промбаза белән янәшә тагын бер агрессив этләр чирүе булган һәм бу хатынны шул этләр талап үтергән.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх