Татарстанның Алабуга районында яшәүче ир-ат наркотик ясау һәм аның законсыз әйләнешендә шикләнелә.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат лаборатория җиһазларында мефедрон наркотигы һәм аны җитештерү өчен кирәкле матдәләр ясаган.
«Наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе видеосы
Свежие комментарии