На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Түбән Камадан 30 ир-ат махсус хәрби операция зонасына китә

Бүген Түбән Камадагы гуманитар ярдәм кабул итү пунктында (Химиклар урамы, 72б) үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә. Монда 30 ир-ат җыелган, алар иртәгә үк алгы сызыкка юл тотачак. Барысы да Ватанны саклаучылар сафына кушылу турында җитди карар кабул иткән. «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары алар өчен барлык кирәкле нәрсәләр (җылы әйберләр, аптечкалар, термооекбашлар, окоп шәмнәре, коры паеклар) әзерләгән.

Алгы сызыкка китүчеләр арасында Евгений Захаров та бар. Ул озак уйлаган һәм ныклы карарга килгән.

«Җиңү яулап кайтырга телим. Безнең балалар куркып яшәргә тиеш түгел. Фашизм һәм нацизмны җиңәчәкбез. Җиңү безнең якта булачак!» - ди Евгений, флагка имзасын куеп.

Бу традиция солдатларны алгы сызыкка озатуның аерылгысыз өлешенә әверелде: егетләр истәлеккә язулар калдыра, ә аннары, бердәмлек һәм рухи көч символы буларак, байракны үзләре белән алып китәләр.

«Контракт имзалаган егетләр махсус хәрби операция зонасына китә. Көчле рухлы 30 кеше. Без, волонтерлар, алар өчен кирәкле барлык әйберләр тутырылган сумкалар җыябыз», – дип сөйли 6, 7, 8нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Хушлашу җылы, ләкин күңелне нечкәртә торган атмосферада уза. Волонтерларның, солдатларга беренче чиратта кирәкле әйберләр тутырылган сумкаларны тапшырганда, күзләренә яшьләр тыгыла. Ә хәрбиләр, үз чиратында, аларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары махсус хәрби операция башланганнан бирле 2 меңнән артык ир-атка фронтка җыенырга ярдәм иткән. Бүген аларның сафын тәвәккәл, сынауларга әзер торган, җиңүгә ышанучы тагын 30 кеше тулыландырды.

«Түбән Кама шәһәренә рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак», ди алар.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.

Материал Надежды Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Ссылка на первоисточник
наверх