На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• valeri bolgov
Аффтор дебил, не знающий, что живёт в России.Махсус операциядә...
• Владимир Аверков
автор пишет только для своих?...неумно...Махсус операциядә...
• Влад Владимиров
Автор, живя в России, всегда  в СМИ впредь пиши, пожалуйста, по русски... Не стоит у большинства тут лишний негативчи...Бөгелмәдән өч кеш...

Баулыда 34 кеше хәрби хезмәт турында контракт төзегән

Баулы шәһәре һәм районында контракт буенча хезмәт итәргә теләүче гражданнар белән актив эш алып барыла. 2024 ел башыннан Татарстанның әлеге районында 34 кеше хәрби хезмәт турында контракт төзегән, махсус операция башланганнан бирле Баулыдан 109 кеше контракт буенча хәрби хезмәткә киткән.

«Без үзебезнең районнан гына түгел, башка районнардан да контрактчыларны җәлеп итү буенча эш алып барабыз.

Барлык кирәкле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар ясадык. Бүгенге көндә башка районнардан биш кеше Баулыда контракт төзеде», - дип сөйләде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе Илмира Хөснуллина.

Түрә әйтүенчә, контрактчыларның гаиләләре, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп, кирәкле ярдәм чаралары алырга мөмкин. Агымдагы елда 21 гаилә балигъ булмаган һәр баласына егермешәр мең сум түләү алган.

«2024 елда 16 кеше социаль яклау бүлегенә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу өчен мөрәҗәгать итте. Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының 50 проценты компенсацияләнә. Ә шәхси секторда теркәлгән ветераннар елына бер тапкыр газга техник хезмәт күрсәтү өчен 50 процент компенсация ала. Күпфатирлы йортта теркәлгән ветераннарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ай саен 50 процент компенсация түләнә», — дип билгеләп үтте Илмира Хөснуллина.

Махсус операция катнашучыларының барысы өчен дә районда социаль ярдәм чаралары булдырылган. Аларның балалары мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренә бушлай йөри. Махсус операция катнашучыларының мәктәптә укучы балалары бушлай туклана, шулай ук түгәрәкләргә бушлай йөрү хокукына ия.

Мәгариф оешмаларына белешмә биргәннән соң, контракт төзегән һәркем әлеге муниципаль ташламалардан файдалана ала.

Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. Бу турыда тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны аша белергә була.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх