Быел Бөтенроссия авыл Сабантуенда 3 мең порциядәң артык татарча азу әзерләделәр – бу традицион татар ризыгын әзерләү буенча яңа рекорд, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.

Шулай ук билбау көрәше ярышларында «иң күп күтәреп салу алымы» башкарылды.

«Бәйрәм уңышлы, күңелле һәм югары дәрәҗәдә үтте. Оештыручыларга рәхмәт!» – дип яза Рөстәм Миңнеханов постында.

Искәртик, XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе – 2024 быел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтүче Барда округында узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Рәисе үзе катнашты.

Свежие комментарии