Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Каюм Насыйри елын ачтылар. Чара татар телендә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм, гомумән, милли җанлы түбәнкамалыларны җыйды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Айгөл Гәрәева яза.
Февральдә галим Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үттеләр.
Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә 2025 ел – Насыйри елы дип игълан ителгән иде. Аны «Каюм Насыйри — киңкырлы шәхес: мәгърифәтче, язучы, педагог» фәнни-гамәли конференциясе белән ачып җибәрделәр.Чарага килүчеләрне берләшмә директоры Гөлназ Арсланова сәламләде. «Татар халкы — зыялы шәхесләргә бай милләт. Алар арасында Каюм Насыйри исеме аерым урын алып тора. Үзе исән чагында аның хезмәтләренә лаеклы бәя бирелмәгән. Шуңа да карамастан, ул газиз халкына хезмәт итүдән туктамаган», — диде ул.
Әлеге теләккә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов та кушылды. Ул мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булуына басым ясады.
Каюм Насыйри вафатыннан соң 120 елдан артык вакыт үтсә дә, аның хезмәтләре әһәмиятен җуймаган. Әйтик, «Китаб әттәрбия» җыентыгы бүген дә һәр укытучы, тәрбияченең өстәл китабы булып торырлык. «Үгет-нәсихәт, әдәп-әхлак дәресләрен берләштергән әлеге китап моннан бер гасыр элек язылса да, андагы киңәшләр еллар узган саен үзенең актуальлеген югалтмый. Кайберләре хәтта әһәмиятен арттыра гына бара», — диде Түбән Кама Җәмигъ мәчете имам-хатыйбының гыйлем-тәрбия буенча урынбасары Әлфия Әхмәтҗанова.
Мәшһүр милләттәшебез исемен йөртүче дәрәҗәле премиябез дә бар бит әле!
Ул 1988 елдан башлап, милли мәгарифне үстерүгә үзләреннән өлеш керткән коллективларга һәм аерым затларга бирелә. Әлеге мәртәбәле бүләккә шәһәрнең 49 нчы балалар бакчасы коллективы (җитәкчесе Рәдинә Хәйдәрова) һәм 64 нче бакча мөдире Нурзия Мирхазова да лаек булган иде. Алар очрашуга килүчеләр белән үз эш тәҗрибәләрен уртаклашты.Агымдагы елда Түбән Кама китапханәчеләрен дә зур гына эш фронты көтә. Берләшмәнең методик бүлек мөдире Рамилә Сафина Каюм Насыйри елы кысаларында үткәреләчәк чараларга тукталды.
Свежие комментарии