На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Төрле өлкәләрдән килгән имамнар дин торышы турында сөйлиләр: Дин халыкка авыр бирелә

17 май көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышына килгән дин әһелләре «Татар-информ» хәбәрчесенә төрле өлкәләрдәге дин торышы турында сөйләделәр.

  • Дин әһелләре форумында яңгыраган фикерләр: «Исламга каршы «пычрак ату» кампаниясе бара»

Чиләбе өлкәсенең Кызыл Армия районы Баландино авылы имам-хатыйбы Нуриәхмәт хәзрәт Сафин иманга килүчеләрнең аз булуына игътибар итте.

«Иманга килүчеләр аз, яшьләр мәчеткә аз йөриләр, шулай да үгетләп дингә чакырырга тырышабыз. Аңлаганнары килә, намазга йөри башлыйлар. Җомга намазлары вакытында вәгазьләр сөйлибез. «Аллаһы Тәгалә бар, Аллаһы Тәгалә бер, аңа ышанырга кирәк» кебек темаларга вәгазьләр укырга тырышабыз. Безнең яшь вакытта атеистик карашлар сеңдерелгәч, бик күп татарлар һәм башкортлар үз диннәрен оныттылар. Менә хәзер дингә киләбез инде, әмма авыр бара, халыкның барысы да кире дингә килеп бетә алмый», - ди ул.

Пермь краеның Барда районы Сараш авылы имам-хатыйбы Рәүхәт хәзрәт Адутов үзенең төп максаты итеп яшьләр белән эшләүне күрә.

«Безнең хәзер максат – күбрәк яшьләрне өйрәтеп, дингә китерү. Мин үзем яшьләребезгә дини белем бирәм, үзебезнең хоккей командабыз бар. Дин белән спортны бергә алып барабыз. Балаларны дингә китерү өчен нәрсә беләндер кызыксындырырга кирәк. Бүгенге көндә балаларыбызга тәрбия җитеп бетмәү сәбәпле, төрле азгынлыкларга баралар. Шуңа күрә яшьләр белән шөгыльләнергә кирәк, балаларыбызга дини тәрбия бирүне нигездән, бала чакларыннан башларга тиешбез», – дип әйтте ул.

Алар шулай ук кичке вакытта, ял көннәрендә мәчеттә олылар белән дә шөгыльләнәләр. Рәүхәт хәзрәт шушы укытуларны оештыруын һәм шул ук вакытта Пермь көллиятендә читтән торып гарәп теле укытучысына укуы турында да әйтте.

Саратов өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт мәчетләрнең тулып торуын, әмма намазга килүчеләр рәтендә татарлар аз булуын билгеләде.

«Әлхәмдүлилләһи, мәчетләргә халык йөреп тора. Ләкин татарлар арасыннан йөрүчеләр, дингә тартылучылар бик аз, артык зур үсеш юк, яшьләр әле килә, ләкин урта яшьтәгеләр каядыр – белмим. Бу – татарлар арасында, ә казахлар, кавказлар, үзбәкләр, азәрбайҗанлар киләләр, мәчетләр тулы. Шул безнең халыкның булмавы бик борчый», – диде ул.

Чувашия Республикасы Батыр районының Татар Согыты авылы имам-мөхтәсибе Галиәсгар Козлов үзләренең якларында диннең бик көчле булуына басым ясады.

«Безнең авылда 3 мәчет эшли. Өчесендә дә биш вакыт намаз укылып тора, балаларга дини белем бирәбез. Дин бездә бик көчле, әби-бабаларыбыздан калган. Шуңа күрә хәзер үзем дә яшь имамнар белән бергәләп эшлим. Җомгаларга яшьләр күп килә, 3 мәчеттә барлыгы 120 кеше булабыз», - дип әйтте ул.

Ульяновск өлкәсенең Абдулла авылы имам-хатыйбы Равил хәзрәт Абдреев халыкка диннең авыр бирелүе турында сөйләде.

«Яшьләр киләләр инде, ләкин бик ашкынып тормыйлар. Бар җирдә дә шул проблемадыр, мөгаен. Дин халыкка авыр бирелә: картлар үлә бара, ә яшьләргә ул кирәкми», – ди ул.

Ул шулай ук имамнарны «бушка эшләүчеләр» дип атады, һәм аларга карата мөгаләмә әйбәтрәк булсын иде дигән фикерен дә җиткерде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх