На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры»нда Татарстан кичәсендә чыгыш ясады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә «Рамазан чатыры»нда оештырылган Татарстан кичәсендә чыгыш ясады. Үз чыгышында ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм төбәктә уза торган халыкара чараларга басым ясады.

«Ватан уллары махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен батырларча яклый.

Без батырларыбызга батырлыклары һәм Туган илләренә тугрылыклары өчен һәрвакыт рәхмәтле. Изге Рамазан аенда тизрәк җиңү, яралыларга савыгу теләү һәм һәлак булган Ватанны саклаучыларның рухлары өчен догаларыбыз кабул булсын», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм, безнең ярдәм – җиңүгә ирешүгә мөһим өлеш кертү. Хәрбиләребезгә ярдәм итәбез», - диде ул.

«Татарстанда халыкара чаралар күп була. Узган көздә Казан БРИКСның уналтынчы саммитын уздыру мәйданчыгы булды. Безгә 36 ил вәкилләре килде », – дип искәртте ТР Рәисе.

«Республика мондый масштаблы чараны уңышлы уздырган өчен ил җитәкчелеге һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Агымдагы елның маенда чираттагы «Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумы узачак. Ул янә илебез һәм Ислам дөньясы дәүләтләре арасында икътисади багланышларның мөһим урынына әвереләчәк», - диде Миңнеханов.

«Безгә гомумфедераль дәрәҗәдә ярдәм итәләр: оештыру комитеты рәисе – безнең вице-премьер [РФ] Хөснуллин Марат Шакирҗан улы», – дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Рәисе, Kazanforum оештыруда дипломатик дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелә, дип тә өстәде.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх