На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Хөснуллин: Мөселманнар Россия халкы белән бергә көчле рухлы булуын күрсәтә

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Мәскәүдә «Рамазан чатыры»нда оештырылган Татарстан кичәсендә чыгыш ясады. Ул бу хакта телеграм-каналында сөйләде.

«Менә инде егерме ел «Чатырда» Россия халыклары мәдәниятләрен берләштерә торган төрле чаралар уза. Бу безнең элемтәләрне ныгыта һәм бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Бу бигрәк тә изге Рамазан аенда мөһим», - дип билгеләп үтте РФ Премьер-министры урынбасары.

«РФ Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. «Чатыр» да ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә багышлана. Бу шулай ук тарих дәресләре турында уйланырга сәбәп», - дип өстәде ул.

«Бүген дөньяда вазгыять катлаулы. Россия мөселманнары Россия халкы белән махсус хәрби операция барышында көчле рухлы булуын һәм фидакарьлек күрсәтә. Алар безнең уртак эшебезгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Бу безнең көчебезнең бердәмлектә булуына ачык дәлил», - диде Марат Хөснуллин.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Мәскәүнең «Рамазан чатыры»нда Татарстан кичәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул махсус хәрби операциядә һәм төбәктә уза торган халыкара чараларда катнашучыларга ярдәм итүгә басым ясады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх