Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп үзенең Россия коллегасы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшү уздырырга җыенуы турында белдерде. Бу хакта Reuters агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Элегрәк АКШ Президентының Мәскәү белән сөйләшүләрдә катнашкан Якын Көнчыгыш буенча махсус илчесе Стив Уиткофф Россия һәм Америка лидерларының әңгәмәсе бу атнада булырга мөмкин, дип сөйләде.
Дипломат фикеренчә, ике сәясәтченең сөйләшүе «чыннан да яхшы һәм уңай» булачак.
Свежие комментарии