На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Әлмәт театрында язучы, журналист Рәфкать Шаһиевның тугралар күргәзмәсе ачылган

Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, язучы Рәфкать Шаһиевның шәхси тугралар күргәзмәсе ачылган. «Күргәзмәгә язучының 28 эше куелган. Тугралар — аның театрга булган мәхәббәтенең чагылышы», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге.

«Җәй көне ниятләгән гамәлебез изге Рамазан аенда тормышка ашты, Аллаһка шөкер.

Без бөтен театрыбыз белән бәхетле, чөнки артистларыбызның үз тугралары бар. Тугра — ул элек ханнарда гына булган», — дип билгеләп үткән театр директоры Фәридә Исмәгыйлева күргәзмә ачылу тантанасында.

«Беренчедән, мин актерларның хезмәтен яратам, хөрмәт итәм. Башта актриса Роза Салихованың туграсын ясаган идем, аннары үземә дә кызык булып китте һәм газетада мәкаләләр чыгарган актерларның тугралары эшләнде. Холыкларын ничек күрәм, шулай бирергә тырыштым», – дигән Рәфкать Шаһиев.

«Коръән хәрефләре Аллаһының кодрәте белән безнең артисларга иҗат уңышлары, сәламәлек бирсен һәм минем ихластан аларга булган мәхәббәтемнең чагылышы итеп кабул ителсен иде», — дип дәвам иткән ул. Язучы алга таба Әлмәт театрының барлык артистларының туграларын эшләп чыгарга уйлый.

Артислар рәхмәт йөзеннән Рәфкать Шаһиевка атынгыч кәнәфи бүләк иткәннәр.

Ссылка на первоисточник
наверх