На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан тармакларда хезмәт хаклары буенча лидерлар арасында

Татарстан югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларда иң югары хезмәт хаклы Россия төбәкләре рейтингында 28 нче урынны алды. Республикада химия сәнәгате хезмәткәрләре уртача 109 мең сум акча эшли. Бу хакта РИА Новости тикшеренүләре нәтиҗәләре сөйли.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан рейтингта беренче урынны алды.

Идел буе федераль округында икенче урында Марий Эл Республикасы, өчлекне Оренбург өлкәсе йомгаклады.

Федераль рейтингта Сахалин өлкәсе алда бара, анда файдалы казылмаларны чыгару һәм газ өлкәсе хезмәткәрләре уртача 317 мең сум акча эшли. Икенче урында Мәскәү (финанс хезмәтләре, 302 мең сум), өчлекне ЯНАО (нефть һәм газ чыгару, 244 мең сум) төгәлли.

Тикшеренүдә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буенча мәгълүматлар исәпкә алынмаган.

Ссылка на первоисточник
наверх