Бохарада Үзбәкстанга эш сәфәре белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны беренче чия белән сыйладылар. Бу видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналына куйды.
«Хезмәттәшлекнең беренче җимешләре. Бохара өлкәсе хакиме резиденциясендә Рөстәм Миңнехановны беренче чия уңышы белән сыйлыйлар», - дип белдерде Галимова.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Рәисе Татарстан белән хезмәттәшлектә төзелә торган «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларын карап чыкты.
Видео: t.me/galimovatatarstan
Свежие комментарии