Танылган дипломат Кәрим Хәкимов турындагы «Кызыл Паша» спектакле тамаша залларында гына түгел, театр форумнарында да танылуын дәвам итә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә әйтелә.
Күптән түгел әлеге спектакль (аның режиссеры - Ренат Әюпов, ә сценарий авторы - РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов) «Россиянең театр постановкалары алтын фонды» проектының конкурс нигезендә сайлап алу турын узды.
Искәртеп үтәбез, «Кызыл Паша» спектаклен әзерләү Россия мөселманнарының рухи лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән алып барылды.Бәйгене Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге оештыра. Конкурс кысаларында илнең төрле төбәкләреннән эшләр тәкъдим ителәчәк. «Россиянең театр постановкалары алтын фонды»нда «Кызыл Паша»ны М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры тәкъдим итәчәк.
Свежие комментарии