Кышның җылы булуы, кар җитмәү һәм туфракның җитәрлек күләмдә дым сеңдермәве аркасында урманнарда янгын куркынычы сезоны киеренке башланырга мөмкин. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
«Мондый һава шартлары урманда янгын чыгуга җитди алшартлар тудыра.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Урманны яклау үзәге тарафыннан урманнарны саклау һәм яклау буенча барлык чаралар да күреләчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.Министрлыкта җылы кыш урман корткычлары санына йогынты ясарга мөмкин дип исәплиләр.
«Корткычлар санын исәпкә алу һәм төбәктә санитария, урман патологиясенә бәйле вазгыятьнең уңай динамикасын саклауга юнәлдерелгән башка чаралар планлаштырылган», - дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Свежие комментарии