Түбән Камада контракт буенча хезмәткә әзерләнүче 2660тан артык ир-ат барлык кирәкле әйберләр тутырылган сумкалар алган. Гуманитар ярдәм Химиклар урамы, 72нче йортта җыела, анда эш бер көнгә дә тукталмый. Беренчел кирәк - яраклар, медикаментлар, гигиена әйберләре, җылы кием, савыт-саба, азык-төлек һәм хәтта газ горелкалары - боларның барысын да битараф булмаган шәһәр халкы ярдәме белән «Добрые сердца» төркеме волонтерлары җыя.
Волонтерлар һәр сумкага стандарт җыелма сала. Кирәк булганда хәрбиләрнең махсус үтенечләре буенча пычак, сәгать, фонарь да өсти.

Фото: © Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
«Бүген без комплектны 2665нче егеткә тапшырдык. Күптән түгел берәү термос сорады – алда көз, салкын. Кайнар чәй эчәсе, җылынасы килә. Һәм без һәрвакыт мондый үтенечләрне үтәргә тырышабыз», - дип сөйли 6-7 микрорайон Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Лариса Орлова.
Түбән Камада яшәүчеләрнең ярдәме өчен хәрби хезмәткәрләр рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли.
4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.Материал Надежда Баһаветдинова ярдәме белән әзерләнде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии