На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Россия югары уку йортлары абитуриентларны кабул итә башлый

<p>20 июньдә Россия югары уку йортлары абитуриентлардан документлар кабул итә башлый. Бу хакта «Российская газета» яза.</p> <p>Бу кампаниядә элеккечә бакалавриат программаларына керергә мөмкин. Әмма 6 университетта югары белем бирүнең яңа системасына күчү буенча сынау проекты дәвам итәчәк.

Анда «бакалавриат» төшенчәсе булмаячак, ә белем дәрәҗәсе «югары» һәм «махсуслаштырылган югары» (магистратураның аналогы) дип бүленәчәк.</p> <p>2026 елдан яңа система тулы көченә эшли башлаячак: аңа Россиянең 1 меңнән артык югары уку йорты күчәчәк. Бүген моның өчен 180 яңа белем бирү программасы эшләнде.</p> <p>Әмма әлегә игътибар үзәгендә хәзерге абитуриентлар тора. Алар өчен югары уку йортларына 2024/2025 уку елына 620 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, шуларның 28,5 меңе яңа төбәкләр өчен каралган.</p>

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх