На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...
  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...

Якутскида узачак XXV федераль Сабан туе программасы билгеле

11-14 июньдә Якутскида XXV федераль Сабан туе – татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм халыклар дуслыгын чагылдырган бәйрәм узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны театраль тамашалар, концертлар, спорт ярышлары, күргәзмәләр (һ.б.) көтә. Республика башкаласына 600гә якын кеше киләчәк, алар арасында илнең 50дән артык төбәгеннән татар җәмгыятьләре вәкилләре, мәдәни программада катнашучылар һәм рәсми делегация вәкилләре бар.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә.

Фестивальнең төп мәйданчыклары: Комсомол мәйданы, Мәдәният һәм ял паркы, «Туймаада» стадионы.

11-12 июнь: Татарстан театры гастрольләре

Буа дәүләт драма театры Саха академия театры сәхнәсендә «Небесный тихоход» һәм «Шобага» спектакльләрен күрсәтә.

12 июнь: Татар киносы көннәре

17.00 сәгатьтә «Лена» кинотеатрында татар режиссерларының фильмнары күрсәтелә.

13 июнь: Мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм гала-концерт

- Матбугат йортында «Милли гаммәви мәгълүмат чаралары үсеше. Татар һәм якут медиакомпанияләре тәҗрибәсе белән уртаклашу» дигән темага түгәрәк өстәл;

- Милли китапханәдә «Казань» журналының Татарстан мәдәнияте турындагы махсус чыгарылышын тәкъдим итү;

– 19.00 – Суорун Омоллоон исемендәге Опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталарының Гала-концерты.

14 июнь: Сабан туеның төп көне

- Алексей Кулаковский һәйкәленә һәм Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу;

– 09.00 – «Туймаада» стадионында спорт ярышлары: көрәш һәм мас-рестлинг;

– 10.00 - Комсомол мәйданында Якутия һәм Татарстан утарларын ачу;

– 12.00 – XXV Федераль Сабан туеның тантаналы ачылышы.

– «Осталар шәһәре» фестивале: «Якутиядә эшләнгән», Татарстан Кулланучылар берлеге продукциясе, «Симэх» үзәге осталарының эшләре урын алган күргәзмәләр;

– 13.00 - Татарстан һәм Якутия иҗат коллективлары концертлары («Олонхо Җирендә талантлар йолдызлыгы»);

- Халык уеннары - үзеңне традицион уеннарда сынап карау мөмкинлеге;

- Сабан туен ябу тантанасы, көрәш һәм мас-рестлинг җиңүчеләрен бүләкләү.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх