На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Фәрит Мөхәммәтшин: Эшли дә, ял да итә беләсез, чаллылылар

Бүген Чаллы шәһәрендә Сабан туе үтә. Бәйрәмгә килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкының хезмәттә алдынгы, тырыш булуын билгеләде.

«Районнарда, авылларда Сабан туйлары узды, хәзер менә шәһәрләрдә хезмәт туен бәйрәм итәләр.

Эшли дә, ял да итә беләсез, чаллылылар. Сез ихтирамга лаек», — диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы вакытында.

Фото: © Юлай Низаев

Җитәкче журналистларга интервью биргәндә, Сабантуйда авыл халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр дә бәйрәм итүләрен ассызыклады. «Сабантуй — чын-чыннан милләтебез бәйрәме. Монда татарлар гына түгел, башка бик күп халыклар да җыела. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, кунакчыллыгыбызны күрсәтәбез», — дип сөйләде ул.

Сабантуйга тирә-як районнардан авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, алдынгы механизаторлар, савымчылар чакырылган. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм җитештерү, медицина, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре мәртәбәле бүләкләргә ия булды.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесендә җиңүче булып Актаныштан Әминә Гаянова танылды.

Ссылка на первоисточник
наверх