На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 7,7 процентка кимрәк

Бер атнада, 24 февральдән 2 мартка кадәр, Татарстанда грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручыларның аз гына артуы теркәлгән. Шул ук вакытта аларның саны эпидемия чигеннән 7,7 процентка кимрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Грипп һәм ОРВИ белән хастаханәдә дәваланучылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 10 процентка кимегән. Грипп вирусын йоктыру очраклары күбрәк булды. Башка вируслардан РС-вируслар һәм риновируслар ешрак очрый.

Узган атнада Сovid-19 белән авыручыларның 135 очрагы теркәлгән, бу алдагы атнага караганда 9,4 процентка кимрәк.

Сезон башыннан авыручылар саны арту сәбәпле, 61 мәктәпнең 162 сыйныфында укулар вакытлыча туктатылган, бер мәктәп тулысынча ябылган. Әмма 3 мартка булган мәгълүматлар буенча, ОРВИ һәм грипп сәбәпле ябылган мәктәпләр яки сыйныфлар юк.

Эпидемия сезонында мәгариф учреждениеләрендә фильтрлар аша 33237 укучыда һәм 1489 укытучыда югары температура булуы яки ОРВИ симптомнары ачыкланган, алар дәресләрдән азат ителгән, дип хәбәр иттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

Ссылка на первоисточник
наверх