Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге оештырган, гуманитар йөк төялгән 29нчы колонна килде. 100 тоннадан артык ярдәмне Татарстанда яшәүчеләр, бизнес вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре җыйган.
Республика шефлыкка алган шәһәрләргә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, адреслы ярдәм составында төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе, мебель, генераторлар, сезонлы яшелчәләр, эчәргә яраклы су бар.
Колоннаны «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстанның Чирмешән һәм Теләче районы башлыклары озата барды. Татарстан вәкилләре берничә социаль объектта булды, Рубежное башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Шаталин белән шәһәрдә уртак эшнең аеруча актуаль юнәлешләре хакында фикер алышты, шулай ук Лисичанск мэры Эдуард Сахненко белән киңәшмә үткәрде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин мондый сәфәрләрнең кирәк булуын билгеләп үтте. «Шәхсән минем өчен бу сәфәр бик мөһим. Биредә мин тизрәк хәл итүне таләп иткән катлаулы вазгыятьне күрдем. Без гуманитар миссия белән килгәч, кешеләр белән очрашабыз, халык белән сөйләшәбез, алга таба һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен проблемалары хакында беләбез», - диде ул.
Свежие комментарии