14 апрель көнне Буа районы Адав-Толымбай гомуми урта белем бирү мәктәбендә күренекле язучы, фольклорчы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның 125 еллыгына багышлап «Талантлы син, Толымбаем!» исеме астында очрашу кичәсе үткәрелде.
Әлеге кичәгә Казаннан танылган әдәбият белгече, шагыйрь, Гомәр Толымбайның туганы Равил Рахмани, балалар шагыйре һәм драматург, язучы Рафис Корбан, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, журналист, берничә китап авторы Рифат Каюмов та кайтты, диелә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Свежие комментарии