На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Рәдиф Җамалетдинов: «Милли хәзинә» конкурс-фестивалендә быел 500дән артык бала катнашты

«Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә быел 500дән артык бала катнашкан.

Бу хакта быелгы 14нче бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Ул бәйгенең ике турдан торганын искәртте. «Читтән торып оештырылган этабы төгәлләнеп, жюри әгъзалары килгән эшләрне бәялиләр. Шушы бәяләмәдән соң, Россиянең сигез төбәгеннән 400дән артык бала икенче турга узды. Татарстаннан тыш, бу Пермь крае, Чувашстан Республикасы, Саратов, Мордовия, Оренбург, Башкортстан, Свердловск өлкәсеннән вәкилләр», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Ул барлык катнашкан балаларга, шул исәптән үзебезнең республиканың төрле мәктәпләрендә белем алучы укучыларга рәхмәтен җиткерде.

«Конкурсның тарихы шактый бай. 2010 елда башлап җибәргән идек. Әлеге бәйгенең беренче катнашучылары безнең студентлар иде. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән төрле белгечлекләрдә белем алучы студентлар булды. Еллар узу белән конкурсның форматы үзгәрде, катнашучылар географиясе киңәйде. 2012 елдан башлап конкурска мәктәп балаларын, педагогик көллиятләрдә, төрле техникумда укучы студентларны да чакыра башладык», - дип билгеләп үтте институт директоры.

Ул, 2023 елдан башлап, бәйгенең ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп үткәрелүен искәртте. Рәдиф Җамалетдинов университет һәм республика җитәкчелегенә конкурсны оештыруга мөмкинлекләр, матди ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук, мәгълүмати партнерларга рәхмәтле булуын әйтте.

Җамалетдинов быелгы бәйгенең яңалыгы итеп, оештыруда һәм матди яктан ярдәм күрсәтүдә тагын берничә оешма канашуын әйтте. Болар - Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды.

«2024 елда без университетта татар филологиясе факультеты оешуның 80 еллыгын билгеләп үткән идек. Шул чаралар барышында элеккеге укучыларыбыз аерым фонд булдырдылар. «Милли хәзинә» туган телне һәм мәдәниятне яклау һәм үстерү фонды быелгы бәйгене оештыруда үзенең матди ярдәмен күрсәтте», - дип белдерде Рәдим Җамалетдинов.

Ул 17-18 апрель көннәрендә конкурсның йомгаклау туры КФУның Татарстан, 2 адресы буенча урнашкан бинасында үтәчәген әйтте.

  • Фестивальнең максаты – туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү, милләтара, төбәкара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне көчәйтү. Россия халыклары арасында дустанә этномәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында үткәрелә. Төп бурыч – әдәбият, сәнгать иҗатына, тәрҗемә эшчәнлегенә сәләтле яшь талантларны ачыклау, алар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мохит булдыру, шулай ук укучыларның туган телләре, әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынуын үстерү.
Ссылка на первоисточник
наверх