На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Гидрометеоүзәгендә республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләделәр

Татарстанда, гадәттә, апрельнең беренче декадасында күп урыннарда җир кардан ачыла. Төбәктә 9-20 апрельдә ташу китә. Әмма бу язда, мөгаен, ул иртәрәк булыр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.

«Идел алды районнарының күбесендә кар катламының биеклеге - 5-25 сантиметр, ә калган районнарда 30-50 сантиметр тәшкил итә», - диде ул.

Казан читендә кар катламының биеклеге хәзер 30 сантиметр тирәсе. Антропоген фактор - биналар, предприятиеләр һәм транспорт хисабына шәһәрдә кар шактый тиз эри, дип искәртте Гоголь.

«Температура фонын һәм явым-төшемнәрне исәпкә алып, кар катламы интенсив рәвештә кимиячәк», - диде спикер.

Ссылка на первоисточник
наверх