Кадер кичен билгеләү өчен һәр көн ураза тотарга һәм ул төн җиткән кебек гыйбадәт кылырга кирәк, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында.
«Әлбәттә, риваятьләрдә, пәйгамбәр хәдисләрендә ул бу төнне Рамазанның соңгы 10 көнендә эзләгән, дип әйтелә.
Башка риваятьләрдә бу җепсез төн диелә. Ягъни бу төннең соңгы ункөнлектә, Рамазанның соңгы 10 көнендә булу ихтималы зуррак», - диде мөфти.Аның сүзләренә караганда, бу төнне Рамазанның соңгы 10 көнендә аеруча тырышып гыйбадәт кылучылар каршы алачак.
Свежие комментарии