На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Эльмир Низамов: София Гобәйдуллина чынлыкта үзенең тавыш галәмен булдырды

Һәр композитор үзенең музыкаль дөньясын барлыкка китерергә тырыша, ләкин Софья Әсгать кызы аларны тудырып кына калмады, ул әлеге дөньялар яши торган уен кагыйдәләрен дә булдырды. Пианист, композитор һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов бүген 94нче яшендә вафат булган композитор Софья Гобәйдуллина турында сөйләгәндә шулай дип белдерде.

«Ул чынлыкта үзенең тавыш галәмен булдырды. Шуңа күрә күп кенә тыңлаучыларга еш кына аның музыкасын аңлавы авыр, ләкин әгәр аңа ачкыч тапсаң, синең алда чыннан да яңа дөнья ачыла. Һәм нәкъ менә шуның аркасында, миңа калса, аның музыкасы дөньякүләм танылу алгандыр», - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләренчә, ул Софья Әсгать кызы музыкасы белән 2004 елда танышкан. Музыка училищесында, махсус фортепиано классында Низамов аның фортепиано өчен язылган «Чакона» әсәрен уйнаган.

«Яшь композитор буларак, минем өчен мондый яңа музыканы башкару зур шатлык иде. Бу пьеса белән мин беренче тапкыр Казанга килдем, 2004 елның ноябрендә Казан консерваториясендә узган «Piano-форум»да тәүге мәртәбә чыгыш ясадым. Шуннан бирле Гобәйдуллинаның музыкасы минем белән янәшә булды. Мин аны тыңладым һәм өйрәндем», - дип искә ала Низамов.

Композитор исән чакта ул аның белән ике тапкыр күрешә. Низамов шулай ук Софья Әсгать кызына дөньяга яңа музыкаль мәгънә бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең музыка һәрвакыт безнең белән! Без аны әле бик озак чишәрбез, өйрәнербез һәм тоярга тырышырбыз», – дип өстәгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ссылка на первоисточник
наверх