На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«ШАЯН ТВ» телеканалы яңа «ШАЯН ШОРТС» информацион программа тәкъдим итте

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «ШАЯН ТВ» телеканалы телевизион сезонны яңа телепроект белән башлады. Бүген бу уңайдан студиядә балалар өчен татар һәм рус телләрендә «ШАЯН ШОРТС» дип аталган яңалыклар программасын тәкъдим итү оештырылды. Ахырдан телерадиокомпаниянең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов журналистлар белән аралашты.

«Телевизор караучылар аудиториясе көн саен үзгәрә. Бәлки без ул аудиториягә җитешмибездер. Ләкин «Шаян ТВ» алып баручылары җитешергә һәм тамашачының күңелен, йөрәген яуларга тиеш. Аның өчен бүгенге көндә интернетта булган социаль челтәрләрне, андагы телне, монтажлауларны һәм технологияләрне белү кирәк.

Балалар бездән алда барсын», – дип белдерде әңгәмәдәш.

Балалар өчен хәбәрләр программасын – «ШАЯН ШОРТС»ны эфирда һәм социаль челтәрләрдә карап була. Әлеге проектта яшь хәбәрчеләр яшьтәшләре кызыксынган темаларны яктырта, төрле сорауларга җавап эзли. Бу проектны балалар – идеядән башлап репортаж төшерү, интервью алу, монтажга кадәр бөтен эшне үзләре эшли.

Программадагы «Краш-репортаж» «ШАЯН news», «Һава торышы», «Шортсик», «Ферма вайб» һәм башка сәхифәләр популярлык казанган. Программаны тәкъдим итү кысаларында яшь хәбәрчеләр Илшат Әминовтан да иҗади казанышларга, һөнәри осталыкка ирешү сеерләрен сорашты.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх