На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кытай делегатлары климат үзгәрү шартларында кар барсын саклау турында сөйләде

Бизнес, җәмгыять һәм дәүләт дөньяда кар барсы популяциясен тотрыклыландыру өчен көчләрен берләштерә. Кытай эре ерткычларның бу сирәк төрен ничек саклап кала алуы турында бүген «Кар барсы: дәүләт, бизнес һәм җәмгыять көчләрен берләштерү» стратегик сессиясендә Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре сөйләде.

Сессия Казанда кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара конференция кысаларында уза.

«Без Джомолунгма тыюлыгында, таулы урында эш алып бардык. Тикшеренүләр 2014 елдан алып барылды. Эшләр фототозак, иярчен технологияләре ярдәмендә алып барылды», - дип хәбәр итте Eco-Bridge Continental идарәсе рәисе, NFGA делегациясе әгъзасы, Пекин урман хуҗалыгы университетының Кыргый табигать институтына нигез салучы һәм элеккеге директоры Кун Ши.

Ул билгеләп үткәнчә, экспертлар барсның яшәү урыннарына бәя биргәннәр. Мониторинг нәтиҗәсен хисап рәвешендә тәкъдим иттеләр. Кыргый мәчеләрне саклау практикасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип өстәде галим.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШХО) генераль сәркатибе урынбасары Джанеш Кен билгеләп үткәнчә, ШХО биотөрлелекне саклауга зур игътибар бирә. Ул экологияне пычратуны булдырмауга һәм хайваннар дөньясын глобаль климат үзгәрешләренә җайлаштыруга юнәлдерелгән эшнең әһәмияте турында сөйләде.

Эксперт сүзләренчә, климат үзгәреше экосистемаларга һәм табигатьтә яшәүчеләргә комплекслы йогынты ясый. Кар барсы үтеп керү кыен булган тау территорияләрендә тереклек итә. Хайваннарга климат үзгәрешләренә җайлашу авыр. Ирбис экосистема балансын саклауда мөһим роль уйный, дип белдерде халыкара конференциядә катнашучы.

Кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара конференция 14-15 мартта Казан ратушасында уза. Аның эшендә территорияләрендә кар барсы (ирбис) яши торган 12 илдән 180 кеше катнаша. Алар - Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. Мондый форматта кар барсын саклау мәсьәләләре буенча халыкара бергәлек соңгы елларда әле җыелмаган иде. Кар барсы популяциясен саклап калу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх