На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мәрҗани мәчетендә Ураза гаете вәгазе башланды

Казанның тарихи Шаһабетдин Мәрҗани мәчетендә Ураза гаете хөтбәсе һәм вәгазе башланды. Вәгазьне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара. Ул үзенең чыгышында барлык татарстанлыларны бәрйәм белән котлады һәм Рамазаен аеның сабакларын билгеләп үтте.

«Газиз дин кардәшләрем, ничек кенә кызганыч булмасын, айларның солтаны – Рамазан ае, Рамазан мәдрәсәсе тәмам.

Барыбызның да гыйбадәтләре һәм тырышлыклары кабул булсын! Иң мөһиме – без Рамазаннан үзебез өчен күп төрле сабак чыгардык:

1) Бер йотым су һәм бер телем ипинең кадерен, мохтаҗларның авыр хәлен аңладык;

2) Төгәл булырга өйрәндек – ифтарга беркем соңга калмады;

3) Нәфеснең һәм ихтыярыбызның көчен күрдек – теләк булса, без ураза да тотабыз, сәхәргә һәм иртәнге намазга да, тәравих һәм тәхәҗҗүд намазларын укырга да йокыдан тора алабыз икән;

4) Телефон һәм социаль челтәрдән башка да тормыш бара икән - Коръән укып, җәмәгать белән мәчетләрдә гыйбадәт кылып без 2-3 сәгать буе телефоннарны онытып тордык.

Бу сабаклар киләсе Рамазан җиткәнче онытылмасын иде. Җәмәгать, Рамазанның хәтердә сакланырга тиешле башка сабаклары да бар», – диде Камил хәзрәт.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх