ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашты. Ул БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен кичә Шанхай – Казан туры рейсы белән килде, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Республика Рәисе, кунакны сәламләп, Татарстан өчен мондый мәгънәле чараны кабул итү мөһим булуны билгеләп үтте.
«Республикабызда илебез Президентының мөхтәрәм кунакларын – әйдәп баручы илләр һәм халыкара оешмалар лидерларын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык», - дип ассызыклады ул.
Дилма Роуссефф мондый саммитларны нәкъ менә төбәкләрдә уздыру мөһим булуны билгеләп үтте һәм Казан белән соклануын ассызыклады.
«Мин генә түгел, без барыбыз да биредә Казан белән танышачакбыз – бу искиткеч. Мин БРИКС банкын тәкъдим итәм. Без инвестицияләр белән шөгыльләнәбез, һәм без илләрне генә белергә түгел, ә аларның нинди төбәкләрдән торуын да аңларга тиеш», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика белән банк арасында беренче килешүләр 2018 елда төзелде. Ул вакытта финанс оешмасының элекке президенты белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу булды. Республика, зур сәнәгать һәм икътисади үзәк буларак, Россиянең терәк төбәкләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте ул.
Свежие комментарии