На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

«СалаваTik»лар Әтиләр көненә багышлап яңа җыр чыгарды

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның Әтиләр көне уңаеннан Энҗе Әхмәтҗанова сүзләренә язылган, композитор Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырының видеосы чыкты.

«Әтинең тормышыбызда нинди урын алып торуын күрсәтәсебез килде. Әйтик, әти – ул алтын куллы – кирәк булганда пешерә дә, төзәтә дә, ясый да.

Әти әле ул безнең ярдәмчебез дә. Нинди генә мәсьәлә булмасын, әтиләр булганда бернинди авырлыклар да куркыныч түгел. Әтиләр – һәр бала өчен үрнәк. Спортта булсынмы, иҗатта, укуда – балалар әти-әниләреннән үрнәк ала, аларга ошарга тырышып үсә. Бу эшкә Салаватикларның әтиләрен дә җәлеп иттек. Алар да бик теләп ризалык бирделәр», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Әтиләр съемка мәйданына бик борчылып килсәләр дә, бу эштә үзләренең барлык осталыкларын күрсәтте. Башта гына оялып торган булсалар да, шундук рольгә керделәр. Видеобыз бик җылы килеп чыкты», – ди режиссер Гүзәл Шакирова.

«Мондый клипта төшү безнең өчен горурлык! Аннары без бу проектның нәтиҗәсен видеодан гына күрергә күнеккән. Ә аның эчке кухнясын күргәнебез юк иде. Безнең өчен бу зур ачыш булды. Күпме кешенең хезмәте яшеренгән икән. Бер дә җиңел эш түгел. Һәр кешенең профессиональ булуы кирәк. Ә «СалаваTik»лар командасында үз эшләрен яратып башкаручы үз эшләренә гашыйк иҗади кешеләр тупланган. Безгә мондый мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да милләтебез киләчәге өчен башкарылган эшләрендә уңышлар телибез», – ди «СалаваTik» Ризәләнең әтисе Рөстәм Биккулов.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх