На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстанлылар илкүләм проект ярдәмендә мәдәни объектларга ешрак йөри башлаган

«Мәдәният» илкүләм проекты гамәлгә кергәннәр бирле Татарстан халкы мәдәни объектларга 40 процентка ешрак йөри башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Минем өчен илкүләм проектның кыйммәте яңа объектлар санында түгел, ә җәмгыятьтә мәдәниятнең ролен яңадан аңлауда. Мәдәният безнең тормышта юкка чыгып баручы ниндидер архаик тармак буларак кабул ителми башлады», – диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, илкүләм проект ярдәмендә илдә бу тармак бердәм юнәлештә үсеш ала башлаган.

ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы мәгълүматлары нигезендә, Татарстанда федераль финанслау буенча дүрт яңа театр барлыкка килгән.

«Әлбәттә, киңлекне модернизацияләү һәрвакыт күпне таләп итә. Төзелештә генә түгел, учреждениеләрнең эшен оештыруда да бөтенләй яңа алым кулланылды», - дип өстәде министр.

Мисал итеп ул Казандагы Милли китапханәне атады. Иң күп килүчеләр саны күзәтелгән көннәрдә китапханәгә 8 мең кеше йөри.

«Кая да булса экскурсиягә килсәгез, сезгә начар мөнәсәбәт күрсәтсәләр, анда башка килмәячәксез. Килгән җирдә көтелгән кунак булуыңны аңлау бик мөһим. Алай да түгел, сез – хуҗалар. Дәүләт сезгә моның өчен шартлар тудыра», - дип нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.

  • Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин указы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх