Татарстанда киләсе елда «Семык» мари мәдәнияте республика бәйрәмен Кукмара районында уздыру планлаштырыла. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов хәбәр итте.

«Бу бәйрәм өлкән буынга яшьлек елларын искә төшерсен, ә яшьләргә гореф-гадәтләр, йолалар һәм традицияләрне саклау өчен дәрт бирсен», - диде парламентарий Мамадыш районында «Семык» бәйрәмендә.

Семык бәйрәме җәй башлануын аңлата һәм җәйге милли бәйрәмнәр календарен ачып җибәрә. Бу көнне мархүм ата-бабаларны искә алу, көнкүреш, гаилә мәсьәләләрендә иминлек һәм мул уңыш сорау кабул ителгән.

Свежие комментарии