На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Түбән Камада бүген «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велосипед узышы була

26 апрельдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велосипед узышы оештырыла. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала, алдан теркәлү таләп ителми. Бу хакта tat.e-nkama.ru сайтында хәбәр ителә.

Әлеге спорт акция генә түгел, ә Ватан өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә хөрмәт белдерү.

Маршрут хәрби дан урыннары аша узачак, анда катнашучылар һәлак булучыларны һәм ветераннарның батырлыгын искә ала алачак.

Чара программасы:

⦁ 7:40 – Җиңү монументы янында җыелалар;

⦁ 8:00 – Узыш башлана;

⦁ 11:35 – Түгәрәк кырдагы мемориал янында тукталыш (моннан электричкада китәргә мөмкин);

⦁ 15:30 – Түбән Камада Җиңү монументы янында финиш ясалачак.

Хәрәкәт темпы уңайлы булачак һәм төрле дәрәҗәдәге физик әзерлекле катнашучылар өчен җайлаштырылачак.

Ссылка на первоисточник
наверх