Җиңү көне алдыннан 200дән артык бөгелмәле Татарстан Рәисе һәм шәһәр мэры тарафыннан бүләкләр алачак. Якынлашып килүче бәйрәм белән котлаулар ветераннарны бик сөендерде. Аларга беренче чиратта нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Тантаналы шартларда ветераннарга азык-төлек җыелмалары, бүләкләр һәм исемле котлау открыткалары тапшырылды.
Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.Вавилов Иван Емельяновичка 103 яшь, ул тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы вакытында Башкортстан Республикасында Ачык рудникта шартлатучы булып эшли. Сугыштан соң Казахстанга күчеп китә, газ җиһазлары заводында эшли, аннан пенсиягә чыга. Пенсия яшенә җиткәч, Бөгелмәгә кайта.
Раиса Петровна Төхвәтуллинага тиздән 95 яшь тула. Ул тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Сугыш башланганда Раиса Петровнага 10 яшь була, иртән мәктәптә укый, аннары колхозда эшли, гаиләсе зур була, әтисе фронтка китә. Бөгелмәгә күчкәч, укытучылар институтына укырга керә. Мәктәптә укытучы, судта секретарь, механика заводында юридик бүлектә эшли.
Варвара Петровна Павловага 103 яшь, сугыш елларында Александровск спирт заводында каравылчы булып эшли. Бөгелмәгә күчкәч, үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшли, аннан пенсиягә чыга. Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны.
Свежие комментарии