На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Путин мәктәпне тәмамлаучыларга тормышта үз урыннарын табуын теләде

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпне тәмамлаучыларга сәләтләрен һәм талантларын мөмкин кадәр күбрәк ачып, үз һөнәрләрен һәм тормышта үз урыннарын табуларын теләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моның өчен сезнең алда бүген иң киң мөмкинлекләр ачык. Бу үз билгеләнешеңне яхшырак аңларга, дөрес сайлау ясарга, чыннан да күңелгә хуш килгән эшне табарга мөмкинлек бирә», - дип ышаныч белдерде Дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, чыгарылыш укучылары мәктәп белән хушлаша, «тормышның әлегә өйрәнелмәгән яңа этабына» керә һәм дуслары белән бергә планнар төзи – «кем булырга, нинди уңышларга ирешергә». «Бу юл үҗәтлек, нәтиҗәле эшләргә әзерлек, җаваплылык таләп итәчәк. Сездә шундый сыйфатлар бар, һәм сез хыялларыгызны һичшиксез тормышка ашырырсыз», - дип ассызыклады ул.

Россия Президенты фикеренчә, «иң мөһиме – үзеңә ышану һәм шуны истә тоту: синең хезмәтең кешеләргә файда китергәндә, туган илгә кирәк булганда, шәхси уңышларың үзенә бер мәгънәгә ия була».

Моннан тыш, Путин хәзер чыгарылыш укучылары «үз укытучыларына чын күңелдән рәхмәт сүзләре» әйтүенә ышана, алар шулкадәр күп эшләгән, уңышларга чын күңелдән шатланган һәм авырлыклар аркасында борчылган. Аның сүзләренчә, элеккеге укучылар һәрвакыт педагогларның «киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен, рухи юмартлыгын» җылылык һәм рәхмәт белән искә алачак.

Чыгарылыш укучыларының киләчәк юлы турында сөйләгәндә, Россия лидеры фикердәшләр табуның мөһимлегенә һәм башка кешеләрне «илһамландыручы үрнәк» булуга игътибар итте.

«Тагын бер тапкыр барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Кыю гына алга барыгыз, зур, киң күләмле максатлар куегыз. Ә сезнең якыннарыгыз, остазларыгыз, дәүләт, Россия сез ил белән горурлансын, ә ил сезнең белән горурлансын өчен башлангычларыгызда һәрвакыт ярдәм итәчәк.

Уңышлар сезгә. Хәерле сәгатьтә!» - дип йомгаклады Владимир Путин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх