Лаешта 25нче тапкыр әдәбият буенча Державин премиясен тапшырдылар. Державин шигърият фестивале башланыр алдыннан аның кунаклары танылган шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Алар арасында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башкалар бар иде.
бу хакта «Кама ягы» газетасы яза.«Лаеш җире Ватанның шундый бөек улы өчен бишек булуына без хаклы рәвештә горурланабыз. Сокурыда, риваять буенча, булачак шагыйрьне чукындырган чиркәү сакланып калган, ә Егорьево авылында аның әти-әнисе җирләнгән урын урнашкан. Бу истәлекле урыннар, Сокурыдагы Г.Р. Державин исемендәге мәктәп, Лаештагы шагыйрь бюсты, Лаеш ягы музее һәм туристлык маршрутлары кебек үк, атаклы якташыбызның истәлеген кадерләп саклыйлар», – диде Илдус Зарипов.
Шигърият фестиваленең төп вакыйгасы әдәбият буенча Гавриил Державин исемендәге республика премиясе иясе исемен игълан итү булды. Ул «Скитания чудотворной» трилогиясен язучы Евгений Сухов булды.
«Бу минем иҗади биографиямнең мөһим этабы. Премиянең якташым исемен йөртүе аеруча күңелле. Эшемне киләчәктә дә шул ук рухта дәвам итәчәкмен», — диде Евгений Сухов бүләкләү тантанасында.
Шулай ук Үзәк китапханә ел саен үткәрә торган «Старик Державин нас заметил» район балалар шигъри иҗаты бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңүчеләр – Максим Яковлев (Никольский) һәм Александра Арсютова (1нче гимназия) үзләре язган шигырьләрен якташлары алдында сөйләде, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии