На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Азнакайда ике автомобильне махсус хәрби операция зонасына җибәрергә әзерлиләр

Азнакай халкы ике внедорожникны хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрәчәк, машиналарга иң кирәкле әйберләрне дә төяргә җыеналар. Аларның берсен ялы тәмамлангач хәрби хезмәткәр алып китә. Икенчесен гуманитар ярдәм белән бергә җибәрәләр.

«Бүгенге көндә посылкалар әзерлиләр. Без 300дән артык посылка җибәрергә планлаштырабыз.

Бу районнан һәр хәрбигә шәхсән тапшырыла. Аларның хатыннарыннан да, әниләреннән дә күчтәнәчләр була», — дип билгеләп үтте район башлыгы Айдар Шәмсетдинов.

Азнакай районында гуманитар ярдәм даими җыела һәм җибәрелә. Анда шәһәр, авыл халкы, предприятиеләр, җитәкчеләр һәм волонтерлар катнаша.

«Хәзер уңайлы була, гуманитар йөкне мин үземнекеләр өчен алып барачакмын. Бик-бик уңайлы. Барыгызга да зур рәхмәт. Оешмаларга да, гражданнарга да. Сезнең барлык посылкалар да барып җитә, зур рәхмәт», - диде хәрби хезмәткәр.

Биредәге депутат Фәнис Мортазин да читтә калмады. Машиналар җибәрү - аның инициативасы. Ул хәрбигә хәерле юл теләде.

«Сезгә яхшы барып җитүегезне, җиңү белән исән-сау гаиләгезгә кайтуыгызны телим. Без булдыра алганча барысына да ярдәм итәчәкбез», - дип ышандырды депутат.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 млн сумга кадәр акча бирелә. Аның күләме арту республикада түләүләрнең күтәрелүе белән бәйле.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
  • Моннан тыш, контракт (1 разряд) белән хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга була.

Материал Елена Бауэр катнашында әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх