На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Палестина Дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитына килә

Палестина Дәүләте Президенты Мәхмүд Аббас Казанда узачак БРИКС саммитында катнаша. Палестинаның Мәскәүдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әбделхафиз Нофаль шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк, августта, илче Россия Президенты Владимир Путинның Палестина лидерын саммитта катнашырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде.

Ул вакытта сәясәтченең бу чакыруны кабул итүе билгеле түгел иде әле.

«Булачак… Әлбәттә, Путиннан чакыру килде», - дип җавап бирде бүген дипломат Аббасның БРИКС саммитында катнашу ихтималы турындагы сорауга.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх