
<p>Татарстан башкаласына мәгариф министрларының «Киләчәк формалаштырып» дип аталган II Халыкара форумында катнашучы илләрнең беренче делегацияләре килде. Бу – Сьерра-Леоне, Эсватини, Йемен, Камерун, Нигер, Чад, Үзәк Африка Республикасы һәм Уганда делегацияләре. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
</p> <p>Кунаклар алдагы очрашуларга һәм фикер алышуларга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Бу юлы чакырулар чит илләрнең 100дән артык вәкиленә таратылды, алар арасында гомуми һәм югары белем министрлары да бар.</p> <p>Халыкара форум Казанда 10 һәм 11 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узачак. Татарстан башкаласы бу чараны икенче тапкыр кабул итә.</p> <p>Игълан ителгән темалар арасында мәктәпкәчә белем бирү, традицион кыйммәтләрне саклауга таянган тәрбия эше, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар белән эшләү өлкәсендәге проектлар, мәгариф өлкәсендә ясалма интеллект куллану, халыкара хезмәттәшлек һәм башкалар бар.</p>
Свежие комментарии