На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

«Яз гүзәле» бәйгесенә рекордлы санда гариза килгән

Быел «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашу өчен Россиянең 14 төбәгеннән 360 гариза кабул ителгән. Бу турыда «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Бәйгенең тарихы һәм үсеш этаплары турында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сөйләде.

«Яз гүзәле» проекты 2008 елда Казан дәүләт энергетика университетының тулай торак студентлары советы инициативасы белән башланып китте.

Аның беренче җитәкчесе Айдар Хәйдәр улы Сабитов иде – ул бүген Казан университетында доцент булып эшли. 2013 елдан конкурс шәһәр вузлары арасында уздырыла башлады, ә 2020 елдан без Россия төбәкләренә чыктык. Быел исә 14 төбәктән 360 гариза кабул иттек, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Яшьләр инициативасы буларак башланган бу конкурс бүген төбәкара дәрәҗәгә җитте. Быел финалга 30 гүзәл зат узды. Гаризалар һәм сайлап алу процессына килсәк, ул онлайн рәвештә үтте. Чараның форматын, төбәкара булуын исәпкә алып, алар онлайн программада сайлау уздылар. Хәзер исә алар өчен төрле мастер-класслар оештырыла, – диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Азатова бәйгенең бүгенге халәте турында сөйләп.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Проектны оештыручы Чулпан Корбанова сүзләренчә, кызлар өчен биш этап каралган.

«Беренче иҗади тур инде узды. Кичә кулинар этап та үтте – катнашучылар чәк-чәк пешерде. Иртәгә исә «Яратам» үзәгендә интеллектуаль тур көтелә. Финал «Пирамида» мәдәни үзәгендә булачак», – диде ул. Чулпан Корбанова сүзләренчә, кызлар өчен өстәмә рәвештә калфак чигү, ораторлык осталыгы, бию һәм җыр буенча мастер-класслар да үткәрелә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Яз гүзәле» бәйгесенең режиссёры Ян Трибой быелгы финалның тагын да сыйфатлырак булуына басым ясады.

«Бу елны безнең финалга 30 кыз чыкты. Финал «Пирамида»да узачак — чара техник яктан югары дәрәҗәдә булачак, дип ышандырасым килә. Кичәнең төп йолдызлары — әлбәттә, кызлар, без үз чиратыбызда исә тамашачыны шаккатырырга тырышырбыз. Һәр ел безгә яңа бурычлар куела: традицияләрне саклау белән беррәттән, заманча да булу», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Хәзерге вакытта жюри әгъзалары исемлеге килештерелә. Жюри рәисе инде билгеле – ул Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Исегезгә төшерәбез бәйгенең финалы 9 апрельдә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. Анда «Яз Гүзәле – 2025» титулы иясе билгеле булачак.

  • «Яз Гүзәле» проекты Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук «Идел» Яшьләр үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул милли мәдәниятне саклау, яшьләр арасында татар халкының традицияләрен популярлаштыру максатында үткәрелә. Быел ул XVI тапкыр уздырыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх